Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның авыл мәдәният йортларында күптөрле чаралар уза

Аш-Буҗи авылы клубында "Туган көнең белән, бәләкәч" - яңа туган балаларга таныклык тапшыру тантанасы, Кәчимир авылы клубында "Гаилә - гомер чишмәсе" дигән яшь гаиләләр белән очрашу, Березняк авылы мәдәният йортында, яшьли тол калып, 4-5 бала тәрбияләп үстергән әниләр катнашында "Ялгыз гомер кичерсәләр дә" дигән кичә булды. *** Мәдәният елы уңаеннан,...

Аш-Буҗи авылы клубында "Туган көнең белән, бәләкәч" - яңа туган балаларга таныклык тапшыру тантанасы, Кәчимир авылы клубында "Гаилә - гомер чишмәсе" дигән яшь гаиләләр белән очрашу, Березняк авылы мәдәният йортында, яшьли тол калып, 4-5 бала тәрбияләп үстергән әниләр катнашында "Ялгыз гомер кичерсәләр дә" дигән кичә булды.

***

Мәдәният елы уңаеннан, Иске Оча авылы клубының 25 еллык юбилее үткәрелде.

***

Өлге авылында клуб мөдире Миләүшә Сәләхова әсәре буенча "Минеке" дигән спектакль куелды.

***

Нырты мәдәният йортында Наил Гаетбаев әсәре буенча "Алыш-биреш, сиңа - фатир, миңа - ир" спектакле куелды.

***

Поч.Сутер авылы клубында "Зарни шеп" удмурт фольклор ансамбле катнашында зур концерт куелды.

***

Урта Комар мәдәният йортында Югары Шөн авылы клубының "Тюрягай" удмурт фольклор ансамбле чыгыш ясады.

***

Байлангар һәм Камышлы авылларында Каз өмәләре гөрләп үтте. Байлангарда үткәрелгән тамаша "Яңа гасыр" телеканалының "Манзара" тапшыруында күрсәтелде.

фото: http://news.21.by/2013/01/11.html?sort=1&s=198

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk