Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлфинә Әзһәмова гаиләсендә күңелсез хәлләр

Җырчы Әлфинә Әзһәмова бертуган энесе Эльвирның тормыш иптәше Эльвираның җидесен үткәреп кайтты. Бу югалту белән җырчы әле дә килешеп бетә алмый. Өч бала үстереп, гөрләп яшәп ятканда кисәк кенә киленнәренең йөрәге тибүдән туктый. Энесе гаиләсе белән Әлфинә Әзһәмованың туган ягы - Башкортстанның Краснокама районы Яңа Бөртек авылында үз йортлары белән...

Җырчы Әлфинә Әзһәмова бертуган энесе Эльвирның тормыш иптәше Эльвираның җидесен үткәреп кайтты. Бу югалту белән җырчы әле дә килешеп бетә алмый. Өч бала үстереп, гөрләп яшәп ятканда кисәк кенә киленнәренең йөрәге тибүдән туктый. Энесе гаиләсе белән Әлфинә Әзһәмованың туган ягы - Башкортстанның Краснокама районы Яңа Бөртек авылында үз йортлары белән яши.

- Киленебез Эльвираны югалту бик авыр булды. Әле хәзер дә арабызда булмавына ышана алмыйм. Энем белән бик матур яшиләр иде. Соклана идем мин аларга. Бар эшкә дә кулы килеп торды. Үзләре белән бер авылда яшәүче 81 яшьлек әтиемне карады. Аллага шөкер, әтием әле дә аягында йөри. Әнием Әсибә күптән вафат инде. Киленебезнең балалары да "әни" дип өзелеп кенә тордылар. 41 яшен дә тутыра алмыйча менә шулай кисәк кенә арабыздан китеп барды. Хәзер энем пар канатсыз нишләп бетәр инде? Аллаһы Тәгалә үзенә, балаларына сабырлык бирсен, - диде Әлфинә Әзһәмова Intertat.ru хәбәрчесенә.

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 02.04.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk