Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада православие руханилары катнашында район форумы узды

Әлеге чарага чиркәү әһелләре һәм чиркәүгә йөрүче активистлардан тыш, христианнар күпләп урнашкан авыл җирлекләре башлыклары, район һәм поселок башкарма комитетлары җитәкчеләре, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Көн тәртибендә җирле православие приходларының халыкны рухи-әхлакый сәламәтләндерү һәм аның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча эшчәнлеге,...

Әлеге чарага чиркәү әһелләре һәм чиркәүгә йөрүче активистлардан тыш, христианнар күпләп урнашкан авыл җирлекләре башлыклары, район һәм поселок башкарма комитетлары җитәкчеләре, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Көн тәртибендә җирле православие приходларының халыкны рухи-әхлакый сәламәтләндерү һәм аның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча эшчәнлеге, гыйбадәт кылу объектларының торышы, дини оешмаларның этник-конфессиональ мөнәсәбәтләрне яхшырту юнәлешендәге эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча Кукмара Петр һәм Павел чиркәве настоятеле Сергий атакай, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Радик Хәбибуллин, район прокуроры урынбасары Вилнур Кәримовларның чыгышлары тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk