Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” дигән акция бара

    17 марттан 28 мартка кадәр республикада "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дигән акция узачак. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын, наркопритоннар хакында хәбәр итә...

    17 марттан 28 мартка кадәр республикада "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дигән акция узачак. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын, наркопритоннар хакында хәбәр итә ала. Бер шалтырату да игътибардан читтә калмаячак. Сорау һәм хәбәрләрне 8(85557) 3-97-70, 3-28-52 номерлары аша наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Алабуга районара бүлегенең "Ышаныч телефоны"на, 2-65-06 телефоны аша Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенә шалтыратып хәбәр итә аласыз.

    Реклама

    фото: http://школа-52-орск.рф/?p=1211

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: