Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада ике яшь егет, ларекның кечкенә тәрәзәсеннән кереп, азык-төлек урлаганнар

26 июльдән 1 августка кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 93 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе җинаятьләр турында, дип яза kukmor-ovd.ru сайты. 27 июльдә, көндезге сәгать 11.30лар тирәсендә Кукмара кешесе поселокның Островский урамында туктап торган автомобильнең радар-детекторын урлый. Шушы ук көнне икенче бер карак "Восток" хуҗалыгының Югары Шәмәрдән...

26 июльдән 1 августка кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 93 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе җинаятьләр турында, дип яза kukmor-ovd.ru сайты.

27 июльдә, көндезге сәгать 11.30лар тирәсендә Кукмара кешесе поселокның Островский урамында туктап торган автомобильнең радар-детекторын урлый. Шушы ук көнне икенче бер карак "Восток" хуҗалыгының Югары Шәмәрдән авылындагы фермасындагы цементка "кул суза".

31 июльдә, төнге сәгать икеләр тирәсендә ике яшь егет форточка аша поселокның Ленин урамында урнашкан ларекка үтеп керәләр, азык-төлек алып чыгалар. Шушы ук көнне Важашур авылы кешесе КамАЗның дизель ягулыгын урлый.

Әлеге чорда төрле административ хокук бозулар өчен 129 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAYQjB1qFQoTCP7E-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk