Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада буран котыра: авылларга маршрут автобуслары йөрмәячәк

Урамда күз ачкысыз февраль бураны котыра. Соңгы аена кергән кыш әнә шулай дулап, холкын күрсәтеп ала. Һава торышы начарлану сәбәпле, Татарстанда "Буран" планы кабул ителгән. Мондыйда балык тотарга бармау, ерак юлларга чыкмау хәерле. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе дә бу хакта кисәтә. "Кукмор-транс" җәмгыятеннән хәбәр итүләренчә, бүген кичен һәм иртәгә...

Урамда күз ачкысыз февраль бураны котыра. Соңгы аена кергән кыш әнә шулай дулап, холкын күрсәтеп ала. Һава торышы начарлану сәбәпле, Татарстанда "Буран" планы кабул ителгән. Мондыйда балык тотарга бармау, ерак юлларга чыкмау хәерле. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе дә бу хакта кисәтә. "Кукмор-транс" җәмгыятеннән хәбәр итүләренчә, бүген кичен һәм иртәгә иртән авылларга автобуслар бармаячак. Үз йорт-җирләре белән яшәүчеләр җиң сызганып, кар көрәргә әзерләнеп торсыннар. Синоптиклар фаразы буенча буран, көчле җил әле иртәгә төнлә дә тынмаячак.

Яусын, әйдә, карлар, җиргә дым булып сеңсен. Көзге уңыш, муллык, бәрәкәт булып яусын.

фото: http://poseversku.ru/print.php?news.81

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk