Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Бердәм Россия” партиясе Кукмара җирле бүлегенең өченче этап XVIII конференциясе үтте (+Фото)

Район Советында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең өченче этап XVIII конференциясе узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Кукмара муниципаль районның вәкиллекле органнары депутатлары, оешма-предприятие, иҗтимагый оешма, "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары катнашты. Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды: -"Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең сайлау...

Район Советында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең өченче этап XVIII конференциясе узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Кукмара муниципаль районның вәкиллекле органнары депутатлары, оешма-предприятие, иҗтимагый оешма, "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды:

-"Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында

-җирле политсовет составындагы үзгәрешләр турында

-район башлыгы - "Кукмара муниципаль районы" советы рәисе вазыйфасына кандидатлар турында.

Конференция эшендә 67 делегат катнашты. "Бердәм Россия" партиясе Кукмара җирле бүлегенең сайлау кампаниясе нәтиҗәләре белән танышканнан соң, икенче көн тәртибе буенча җирле политсовет составында үзгәрешләр кертелде. Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев, Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗановлар яшерен тавыш бирү юлы белән политсовет составына сайландылар. Өченче көн тәртибе буенча шулай ук яшерен тавыш бирү уздырылды. Бердәм тавыш белән район Башлыгы вазыйфасына Димитриев Сергей Димитриевич сайланды.

Конференция барышында партия сафына кабул ителүчеләргә партия билетлары да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk