Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара үзешчәннәре булдыра

Кукмара якларында туып үсмәсәм дә, аның тырыш, кунакчыл халкы мине инде әллә ничә еллар үзенә тарта. Бу юлы да студент вакытларны бергә үткән, хәзер гаилә дусларыбызга әверелгән Галимовлар гаиләсенең бер бәйрәменә Түбән Кама шәһәреннән кунакка кайттым. Дустым Заһидә эшләгән Купка мәдәният йортына килеп кергәндә авыл халкы Кукмара район һәвәскәрләренең "Оч...

Кукмара якларында туып үсмәсәм дә, аның тырыш, кунакчыл халкы мине инде әллә ничә еллар үзенә тарта. Бу юлы да студент вакытларны бергә үткән, хәзер гаилә дусларыбызга әверелгән Галимовлар гаиләсенең бер бәйрәменә Түбән Кама шәһәреннән кунакка кайттым. Дустым Заһидә эшләгән Купка мәдәният йортына килеп кергәндә авыл халкы Кукмара район һәвәскәрләренең "Оч син, җырым!" дигән концертына җыелган иде. Зур кызыксыну белән кукмаралыларның чыгышын карап сокланып утырдым. Кукмараның иң моңлы җырчылары: Нәкыя Орлова, Райнур Вәлиуллин, Руфинә Габделхәева, Зөлфия Хаҗипова, Марат Мөхәмәтшин, җилдәй җитез биюче Роза Бадышева, нәфис сүз остасы Алсу Минһаҗева, цирк номерлары башкарган Лилия һәм Райнур Вәлиуллиннар тамашачыны таң калдырды. Шулай ук җыр бәйрәмендә кызыклы уеннар да үткәрелде. Тамашачылар үзләре дә артистларга алкышларын кызганмады. Район авылларында концертлар куеп, халыкны ял иттергән әлеге коллективка сокланып туярлык түгел.

Гөлназ ДАУТОВА, Түбән Кама шәһәре

фото: http://www.proshkolu.ru/user/tamaraurG/file/4240177/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk