Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада яшәүче Василий Антиповны 90 яшьлеге белән башкала кунаклары котлады (+фото)

Бүген Кукмарага Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сакчылык Идарәсе федераль казна учреждениесе начальнигы, полиция полковнигы Марат Шакиров, ветераннар советы рәисе Валерий Харитонов килде. Башкала кунаклары Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә район ведомстводан тыш сак бүлекчәсенең беренче кварталдагы эшчәнлеге буенча уздырылган киңәшмәдә катнаштылар, сугыш ветераны,...

Бүген Кукмарага Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сакчылык Идарәсе федераль казна учреждениесе начальнигы, полиция полковнигы Марат Шакиров, ветераннар советы рәисе Валерий Харитонов килде. Башкала кунаклары Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә район ведомстводан тыш сак бүлекчәсенең беренче кварталдагы эшчәнлеге буенча уздырылган киңәшмәдә катнаштылар, сугыш ветераны, озак еллар Кукмараның ведомстводан тыш сак бүлекчәсен җитәкләгән Василий Антиповны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Шулай ук юбилярны тәбрикләүчеләр арасында полиция начальнигы Рамил Нургалиев, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәте начальнигы да бар иде.

Василий Антипов сугыштан кайтуга ук үзенең хезмәтен Татарстанның Эчке эшләр бүлегендә дәвам итә. Участок милициясе, өлкән оперуполномоченный вазыйфаларын башкарган ветеран, 20 ел буе Кукмара районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең начальнигы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk