Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара укучылары математикадан БДИ биреп карады

Бүген районыбыз мәктәпләренең барлык 11нче сыйныф укучылары математика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып, үзләрен сынап карады. Имтихан күппрофильле лицей һәм Манзарас урта мәктәпләрендә үтте. -Иң элек оештыручылар имтихан тәртибе белән таныштырдылар, кабинетларда видеокүзәтү булуын искәрттеләр. Биремнәр авыр түгел, барысы да мәктәп программасы буенча төзелгән иде, - ди Янил урта мәктәбенең...

Бүген районыбыз мәктәпләренең барлык 11нче сыйныф укучылары математика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып, үзләрен сынап карады. Имтихан күппрофильле лицей һәм Манзарас урта мәктәпләрендә үтте.

-Иң элек оештыручылар имтихан тәртибе белән таныштырдылар, кабинетларда видеокүзәтү булуын искәрттеләр. Биремнәр авыр түгел, барысы да мәктәп программасы буенча төзелгән иде, - ди Янил урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Нияз Кәримуллин. - Биремнәр "В" һәм "С" өлешләреннән тора. Мин үзем "В" өлешендәге барлык биремнәрне дә эшләдем. Хәзер нәтиҗәләрен көтәбез инде.

24 мартта исә укучылар рус теленнән БДИ тапшырып караячаклар.

фото: http://www.aviadostavka.ru/news.php?vuwg=/mapker/viewtopic.php?id=1333/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk