Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара аграр көллияте студентлары әбиләргә булышты

Республикабызда барган санитар-экологик икеайлык кысаларында тирә-юнебезне чистарту, тәртипкә китерүдән Кукмара аграр көллияте укучылары да читтә калмадылар, авылның Татарстан урамында яшәүче әбиләргә булыштылар. Матур табигать почмагыннан, су буеннан башлана безнең урамыбыз. Монда 70-80 яшьлек әбиләр яши. Көллият җитәкчесе урынбасары Ришат Шакировның олы яшьтәгеләргә ярдәм итәргә кирәклеге турындагы фикеренә укучылар бик теләп...

Республикабызда барган санитар-экологик икеайлык кысаларында тирә-юнебезне чистарту, тәртипкә китерүдән Кукмара аграр көллияте укучылары да читтә калмадылар, авылның Татарстан урамында яшәүче әбиләргә булыштылар.

Матур табигать почмагыннан, су буеннан башлана безнең урамыбыз. Монда 70-80 яшьлек әбиләр яши. Көллият җитәкчесе урынбасары Ришат Шакировның олы яшьтәгеләргә ярдәм итәргә кирәклеге турындагы фикеренә укучылар бик теләп риза булалар. Икенче көнне үк Рөстәм Хәсәнов җитәкчелегендә I-II төркем укучылары безгә хөрмәт күрсәттеләр. Бер әбинең җимерелә башлаган сараен сүтеп тәртипкә китерделәр, икенчесенең баздагы бәрәңгесен чыгардылар, өченчесенең ишегалды, капка алларын җыештырдылар. Көллияттә хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Биредә белемле, хөрмәткә лаек педагоглар, мастерлар эшли. Бердәм, тырыш коллектив укучыларга төпле белем бирү белән бергә аларны җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык итеп тә тәрбиялиләр.

Безгә менә шундый зур игътибар булды. Без бит сугыш чоры балалары, олы йөрәкле, изге күңелле балаларны озатканда күңелләр тулды. Рәхмәт аларга. Еллар тыныч, бәхетле булсыннар, без күргәнне күрмәсеннәр иде алар.

Татарстан урамында яшәүчеләр исеменнән Фәүзия АБДУЛЛИНА, Янил авылы

фото: http://school4-egor.narod.ru/p101aa1.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk