Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 22 май 2014 яңалыклары

    • 22 май 2014 - 12:23
      Үсмерләргә исерткеч сату – җинаять
      Балигъ булмаган яшьтәгеләргә алкогольле эчемлекләрне берничә тапкыр саткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган, дип кисәтә прокурор урынбасары Айрат Рәхимҗанов. Мондый кыңгыр эше өчен сатучы инде административ җаваплылыкка тартылып та сабак алмаган икән, димәк, аның гамәле җинаять булып исәпләнәчәк. фото: http://www.ugra-news.ru/article/21622
      330
      0
      0
    • 22 май 2014 - 11:35
      Купка почтальоны хезмәтеннән авыл халкы канәгать
      Безнең Купка авылында инде берничә ел почтальон булып, Альфира Дәүләтшина эшли. Кар дими, яңгыр дими үз эшен намус белән башкара. Аның хезмәтен яратуы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә без газета-журналларны вакытында алып, район тормышы, ил-көн яңалыклары белән танышабыз, рухи азык туплыйбыз. Әле почтальон эше аның белән генә чикләнми шул: пенсияләр тарату, түләүләр...
      339
      0
      0
    • 22 май 2014 - 10:29
      Кукмара талантлары Балтач сәхнәсен гөрләтте
      Купка авылы егете, автор-башкаручы Нурсил Шәймәрданов Балтачта үзенең концерт программасы белән чыгыш ясады. Арча педагогия көллиятендә белем алып, Марсель Фәйзрахманов оештырган "Егетләр" ансамблендә талантын чарлаган егет баянда, синтезаторда уйный, шигырьләр иҗат итә, көйләр яза, җырлый, эшмәкәрлек юнәлешендә дә эш алып бара. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкальгә...
      384
      0
      1
    • 22 май 2014 - 09:21
      Кукмара аграр көллияте студентлары әбиләргә булышты
      Республикабызда барган санитар-экологик икеайлык кысаларында тирә-юнебезне чистарту, тәртипкә китерүдән Кукмара аграр көллияте укучылары да читтә калмадылар, авылның Татарстан урамында яшәүче әбиләргә булыштылар. Матур табигать почмагыннан, су буеннан башлана безнең урамыбыз. Монда 70-80 яшьлек әбиләр яши. Көллият җитәкчесе урынбасары Ришат Шакировның олы яшьтәгеләргә ярдәм итәргә кирәклеге турындагы фикеренә укучылар бик теләп...
      351
      0
      0
    • 22 май 2014 - 07:25
      Олыяз һәм Кукмара аграр көллияте укучылары Үлем Үзәнлегенә экспедициягә барды
      Олыяз урта мәктәбенең Гомәр Хаҗиев җитәкчелегендәге "Хәтер", Кукмара аграр көллиятенең Ринат Шакиров җитәкчелегендәге "Кар десанты" төркемнәре Новгород өлкәсенең Үлем Үзәнендә экспедициядә булып кайттылар. -Экспедиция вакытында тугыз сугышчының сөякләрен таптык. Шуларның икесе - тулы килеш, җидесе фрагментлар гына иде. Алар "Туганнар каберлеге"ндә җирләнделәр. Шулай ук Петербургтагы 600 мең кеше җирләнгән Пискарев...
      335
      0
      0
    • 22 май 2014 - 06:53
      Янәшәңдә кемнәр яши?
      1 май төнендә Чистайда булган көчле шартлаулар кабат барыбызны да хафага салды. Ул көнне махсус операция нәтиҗәсендә террорчылык юнәлешендәге акцияләрдә катнашучылар, шул исәптән моннан ике ел элек Татарстан мөфтие Илдус Фәизовка һөҗүм итүдә һәм республика мөселманнары Диния нәзарәтенең уку бүлеген җитәкләгән Вәлиулла Якуповны үтерүдә гаепле булган җинаятьчеләр төркеменең эшчәнлеге туктатылды....
      359
      0
      0
    • 22 май 2014 - 04:19
      Кукмара базарында сату гөрли (+фото)
      Халык белән очрашыйм, таныш-белешеңне күрим дисәң, ике дә уйламыйча, базарга барырга кирәк. Җәйгә таба сәүдә аеруча җанлана - бистәбез базарында да ниләр генә юк! -Иртәнге автобус белән, сәгать җиде тулганчы ук килгән идек. Аллага шөкер, бүген сату аеруча яхшы бара. Көн үзәгенә таба товарларыбыз санаулы гына калды, - дип каршы...
      365
      0
      0
    Реклама