Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Купка почтальоны хезмәтеннән авыл халкы канәгать

Безнең Купка авылында инде берничә ел почтальон булып, Альфира Дәүләтшина эшли. Кар дими, яңгыр дими үз эшен намус белән башкара. Аның хезмәтен яратуы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә без газета-журналларны вакытында алып, район тормышы, ил-көн яңалыклары белән танышабыз, рухи азык туплыйбыз. Әле почтальон эше аның белән генә чикләнми шул: пенсияләр тарату, түләүләр...

Безнең Купка авылында инде берничә ел почтальон булып, Альфира Дәүләтшина эшли. Кар дими, яңгыр дими үз эшен намус белән башкара. Аның хезмәтен яратуы, җаваплы каравы нәтиҗәсендә без газета-журналларны вакытында алып, район тормышы, ил-көн яңалыклары белән танышабыз, рухи азык туплыйбыз. Әле почтальон эше аның белән генә чикләнми шул: пенсияләр тарату, түләүләр кабул итү дисеңме... Әмма никадәр авыр хезмәт булмасын, Альфирадан зарлану сүзе ишеткәнебез юк, үзе үк безнең күңелебезне күтәреп, хәл-әхвәл белешеп китә.

Альфира өендә дә хөрмәтле кеше: яраткан әни, уңган кайнана. Өч бала тәрбияләп үстереп, бүгенге көндә улы Илфат, килене Фәридә белән гомер кичерә. Ә кызларының үз тормышы, алар бу йортта көтеп алынган кунак. Шул ук вакытта ул күрше авылда яшәүче әнисен, туганнарын да онытмый, аларны кайгыртып яши.

Әхмәдулла ШӘФИГУЛЛИН

фото: http://vsekommentarii.com/news/2013/06/20/9243282.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk