Кукмара районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагы теркәлгән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагы теркәлгән

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

25 сентябрь көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Өлге – Иске Юмья» автомобиль юлында 0нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 23 очрагы теркәлде. Алар арасында: 7се — дәүләт номерлары укылмый торган, 4се — техник карау узмаган транспорт белән идарә итү, 4се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 2се — җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу, 2се — тәрәзәләрен караңгылату кагыйдәләрен бозган, 1се — тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасын йөртү, 1се — балаларны махсус утырту җайланмасыннан, 1се — машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт белән идарә итү.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 


Нет комментариев