Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара талантлары Балтач сәхнәсен гөрләтте

Купка авылы егете, автор-башкаручы Нурсил Шәймәрданов Балтачта үзенең концерт программасы белән чыгыш ясады. Арча педагогия көллиятендә белем алып, Марсель Фәйзрахманов оештырган "Егетләр" ансамблендә талантын чарлаган егет баянда, синтезаторда уйный, шигырьләр иҗат итә, көйләр яза, җырлый, эшмәкәрлек юнәлешендә дә эш алып бара. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкальгә...

Купка авылы егете, автор-башкаручы Нурсил Шәймәрданов Балтачта үзенең концерт программасы белән чыгыш ясады.

Арча педагогия көллиятендә белем алып, Марсель Фәйзрахманов оештырган "Егетләр" ансамблендә талантын чарлаган егет баянда, синтезаторда уйный, шигырьләр иҗат итә, көйләр яза, җырлый, эшмәкәрлек юнәлешендә дә эш алып бара. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкальгә Нурсилнең эш-гамәлләре тулысынча җавап бирә. Үз шигырьләрен туплап, китап чыгаруы үзе генә дә ни тора! Бик мәгънәле, җанга ятышлы шигырьләр. Дөньяда битарафлык, гамьсезлек, тупаслык кебек тискәре сыйфатлар тамыр җәйгәндә, аның күңеленнән чыккан изгелек, мәрхәмәтлелек орлыклары күпләрнең күңел күзен ачарга ярдәм итәчәк әле.

Талантлар күп икән Кукмарада! Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе лауреаты Шәүкәт Хөсәенов үзенең баянда, гармунда уйнавы белән һәркемне сокландырды. Мондый баянчыларның булуы Зур Сәрдек авылы өчен зур хәзинә. Концертны алып барган Ләйсән Вафина белән Рәмис Шакиров та булдыра. Ләйсән бик матур итеп җырласа, Рәмис көлкеле рольләрдә үзен ачты. Алисә Ногманова дәртле биюләре белән концертка үзенчәлекле ямь өстәде. Марат Мөхәммәтшинның синтезаторда уйнавы, аның моңлы җырлары һәркемнең күңел кылларын тибрәтте. Нурсил Шәймәрдановның балтачлы Хәйдәр Әхмәтшинның "Әткәй йорты" җырын җырлавы да игътибарга лаек иде.

Сәхнә күгендә Нурсил исемле яңа йолдыз кабынды. Әле ул бик яшь. Әмма киләчәктә аның танылган композиторлар арасында билгеле шәхес булачагына өметем зур.

Инсаф СӘЛӘХЕТДИНОВ, Балтач районының Шубан мәктәбе укытучысы

фото: http://vk.com/id94667941

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X