Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Юмья авылында модульле ФАП куллануга тапшырылды (+фото)

2011 елдан "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан "Тормыш сыйфаты (Сәламәтлек)" проекты тормышка ашырыла. Аның максаты - республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту. Шул максаттан авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, медицина учреждениеләре заманча җиһазлар белән тәэмин ителә, мәгълүмати технологияләр кертелә. 2014 елда республиканың 43 районында 75 модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү каралган. Бу төзелешләргә 176...

2011 елдан "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан "Тормыш сыйфаты (Сәламәтлек)" проекты тормышка ашырыла. Аның максаты - республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту. Шул максаттан авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, медицина учреждениеләре заманча җиһазлар белән тәэмин ителә, мәгълүмати технологияләр кертелә.

2014 елда республиканың 43 районында 75 модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү каралган. Бу төзелешләргә 176 миллион сумга якын акча тотылачак.

Районыбызда да соңгы ике елда Кукмара поселогында, Мәчкәрә, Яңа Комар, Түбән Өскебаш авылларында ФАПлар төзелде. Быел исә Үрәсбаш һәм Иске Юмья авылы халкы яңа медпунктлы булачак. Төзелеш эшләрен Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге "Строй-гарант" оешмасы башкарды.

Бүген Иске Юмьядагы ФАП куллануга тапшырылды.

-Татарстанда старт алган дәүләт программалары районда да уңышлы гына эшләп килә. Фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, искеләрен төзекләндерү буенча да зур эш алып барыла. Узган ел дүрт ФАП сафка басып куллануга тапшырылган иде, бүген исә Иске Юмья авылында зур бәйрәмгә җыелдык. Әлеге бина авыл халкының сәламәтлеген саклау, кирәк вакытта ярдәм күрсәтүдә игелекле хезмәт итсен иде, - диде авыл халкының сөенечен уртаклашырга килгән район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.

Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, җирлек башлыгы Анатолий Рамазановлар да авыл халкын истәлекле вакыйга белән котладылар. Авыл фельдшеры Екатерина Андреева, ветеран фельдшер Екатерина Макаровалар исә җитәкчеләргә, төзүчүләргә, әлеге бинаны сафка бастыруда үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk