Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дуңгызлар төягән йөк машинасы авариягә очраган (+Фото)

Чаллы шәһәренең Минзәлә трактында дуңгызлар төягән йөк машинасы һәлакәткә очраган. Азактан машина йөртүчеләргә күмәкләшеп чучка куып йөрергә туры килгән. Юлда "КамАЗ" һәм Mitsubishi Pajero автомобильләре бәрелешкән. Көчле бәрелеш аркасында йөк машинасы ауган, ә Мitsubishi Pajero автомобилен юл уртасына ук "чыгарып аткан". КамАЗ"га дуңгызлар төялгән була. Һәлакәт вакытында "каты борын"нарның берничәсе...

Чаллы шәһәренең Минзәлә трактында дуңгызлар төягән йөк машинасы һәлакәткә очраган. Азактан машина йөртүчеләргә күмәкләшеп чучка куып йөрергә туры килгән.

Юлда "КамАЗ" һәм Mitsubishi Pajero автомобильләре бәрелешкән. Көчле бәрелеш аркасында йөк машинасы ауган, ә Мitsubishi Pajero автомобилен юл уртасына ук "чыгарып аткан".

КамАЗ"га дуңгызлар төялгән була. Һәлакәт вакытында "каты борын"нарның берничәсе кысылып үлә, ә исән калган йөзләгән чучка, иреккә чыгуларына сөенгәндәй, юл читенә таралышып бетә.

Һәлакәт аркасында Mitsubishi Pajero машинасының 48 яшьлек йөртүчесе авыр тән җәрәхәтләре ала. Аны тиз арада хастаханәгә озаталар. "КамАЗ" машинасы йөртүчесе - 36 яшьлек Тукай районы кешесенә урында гына медицина ярдәме күрсәтелә.

чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45986-du%D2%A3gyiz-t%D3%A9yag%D3%99n-mashina-%D2%BB%D3%99lak%D3%99tk%D3%99-yulyikkan-%20foto.html

Фото: "Челнинские известия"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев