Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Декабрь аенда районда шәхси хуҗалыклардан 760 мең 286 литр сөт җыелган

Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, декабрь аенда шәхси хуҗалыклардан 760 мең 286 литр сөт җыелган. Сөт җыючыларның күбесе сөтнең һәр литрына 18-19 сумнан исәп-хисап ясаган. Иң югары бәя - 20 сум. Зур Кукмара авыл җирлегендә сөт җыючы эшмәкәр Минефәнис Хәмәтдинов, Күкшел авыл җирлегендә эшләүче Габделбәр Баязитов,...

Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, декабрь аенда шәхси хуҗалыклардан 760 мең 286 литр сөт җыелган. Сөт җыючыларның күбесе сөтнең һәр литрына 18-19 сумнан исәп-хисап ясаган. Иң югары бәя - 20 сум. Зур Кукмара авыл җирлегендә сөт җыючы эшмәкәр Минефәнис Хәмәтдинов, Күкшел авыл җирлегендә эшләүче Габделбәр Баязитов, Чарлы авыл җирлегендә сөт җыючы Райнур Вахитов сөтнең һәр литрына әнә шул күләмдә акча түләгән. Березняк һәм Поч.Кучукта сөт җыючы Радик Гаврилов та декабрьнең икенче яртысында бәяне 20 сумга кадәр күтәргән. Олыяз, Каенсар авыл җирлегендә Лена Галиева белән Ринат Рәхимҗановлар исә җыелган продукциянең һәр литрына 19 сум 70 тиеннән исәп-хисап ясаганнар. Иң түбән бәя, элеккечә, Нырты һәм Ятмас Дусай авыл җирлекләрендә булган: сөтнең һәр литрына 16 сум 50 тиеннән генә түләнгән.

фото: http://odessa-daily.com.ua/news/vnimanie-na-upakovku-v-odesskih-magazinah-massovo-prodayut-molochku-bez-moloka.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X