Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан слесарь-сантехник булып эшләүче Илгиз Низамиевның кулыннан гөлләр тама

“Үз эшеңне яхшылап башкарсаң, кеше күзенә карарга да оялмассың!” дигән принцип белән яши әңгәмәдәшебез

Электр, газ һәм су челтәрләре, душ кабинасыннан башка бүгенге тормышыбызны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Тик менә краннардан су килмәгән, торбалардан тамчы тамган чаклар да була бит әле. Андый вакытта, әлбәттә, иң беренче итеп, слесарь-сантехникларны искә төшерәбез.

“Ремстройсервис”та слесарь-сантехник булып эшләүче Илгиз Низамиев исеме шәһәрнең күпфатирлы йортларында яшәүчеләргә яхшы таныш. Торбаларның торышы, эшермәләр төзеклеге, подвалларның чисталыгы һәм башка күпсанлы катлаулы механизмнарның эшчәнлеге аның бригадасыннан тора да инде. 

- Илгиз - ышанычлы, җаваплы, хезмәт сөючән һәм үз эшен белүче осталарның берсе. Ул эшләгән чорда бернинди шикаять язучы, ризасызлык белдерүче булмады. Заявкаларны үтәгән вакытта фатирларга керергә һәм төрле холыклы кешеләр белән очрашырга туры килә. Ул һәр кеше белән уртак тел таба, үзенең тәҗрибәсен яшьләргә дә бик теләп тапшыра, - ди аның турында “Ремстройсервис” җәмгыяте директоры Раниф Сәлмәнов. 

Илгиз Низамиев белән әңгәмә вакытында аның артык сүз сөйләшергә яратмавын, эш кешесе булуын аңлыйсың. 

- Мин 1962 елда күп балалы гаиләдә дөньяга килдем. Балачак, яшьлек елларым башка яшьтәшләремнекеннән аерылды, дип әйтә алмыйм. Мәктәпне тәмамлагач, аттестат белән бергә армиягә повестка да алдым. Кытай чигендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттем. Аннан кайткач, катнаш азык заводына шофер булып эшкә урнаштым, шулай ук җәй көне авылда комбайнда хезмәт куйдым, Пычак урта мәктәбенең хуҗалык эшләрен дә алып бардым, - дип искә ала Илгиз абый тормыш биографиясендәге кайбер мизгелләрне. – 2008 елдан сантехник булып эшлим. Хезмәт чорында нинди генә ватылулар булмады! Кайвакытта төнлә белән, ял көннәрендә дә эшкә чыгарга туры килә. Беркайчан зарланмадым, үз эшемне лаеклы итеп, җиренә җиткереп башкардым. 

Язма герое эш вакытында булган бер кызыклы вакыйгага да тукталды.

- Бервакыт безне санузел чистартырга чакырдылар. Очы кармакны хәтерләткән чыбыкны торба эченә төшердек. Хуҗабикәнең мондый җайланма белән нишләвебез турында беләсе килә бит. Бик төпченгәч, мин аңа балык тотам, дидем. Чыннан да, тыгылган канализация торбасыннан балык башын тартып чыгардым бит. Гаҗәпләнүебезнең чиге булмады. Шулай ук чистарткан вакытта чүп-чар, хәтта идән юа торган чүпрәкләр дә чыга. Торбалар тыгылмасын өчен теләсә нәрсә ташларга ярамый.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында үзенең хезмәт сөючән һәм җаваплы булуы белән хөрмәт казана ул. Ике кешенең берсендә аның телефон номеры язылган, дисәм дә ялган булмас. 

- Кулыннан гөлләр тама. Бик тырыш, тәртипле ул. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәмгә ашыга, эш кораллары да һәрчак машинасында йөри, - дип сөйләде Туеш микрорайонындагы күпфатирлы йортларның берсендә яшәүче Миңнур ханым. 
Белгечнең хезмәтеннән йорт комитеты рәисләре дә канәгать.

- Безнең Нур Баян урамындагы 32нче йортта подвалны су басу, чүп-чар тыгылу кебек аварияләр еш була. Шуның өчен Илгизне шактый еш чакырабыз. Сантехникларга хас булган сыйфатлардан аның төгәллеген билгеләп үтәсем килә. Бер сәгатьтән киләм, дип әйтә, нәкъ шул вакыттан тиешле урында була ул, - ди Дилбәр Асапова. 

Бүгенге яшьләрнең күбесе эшче һөнәрләргә теләр-теләмәс кенә алына. Илгиз абый белән шул турыда да сөйләштек.

- Замана яшьләре башлыча шәһәргә, җиңел акчага тартыла. Бездә дә яшь егетләр озак тормый, тиз китә. Барысына да “чиста” эш кирәк, - ди ул. 

Тормыш иптәше Асия ханым белән ике ул тәрбияләп үстерә алар. Балалары да тормышта үз юлларын тапкан инде. Берсе – элемтә өлкәсендә хезмәт куя, икенчесе – хәрби. Кичләрен “торбалар остасы” спорт телеканаллары карарга һәм вакытлы матбугат белән танышырга ярата. “Район газетасын үз итәм, хезмәт кешеләре турында аеруча бирелеп укыйм”, - ди ул. 

“Үз эшеңне яхшылап башкарсаң, кеше күзенә карарга да оялмассың!” дигән принцип белән яши әңгәмәдәшем. Шуның өчен халык хөрмәтен яулый да инде ул. Фидакарь хезмәт куючы Илгиз Низамиевның фотосурәте Мактау тактасын бизи. Сине һәм хезмәтеңне бәяләүләре бик күңелле шул...

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Он не один только там работает..там есть еще очень трудолюбивые парни....уже больше 10 лет работают....молодцы ребята....у них самая грязная работа....и маленькая зарплата....

    erid: 2VtzqxWHLUk