Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирус йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган

    5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана.

    Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 32 очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

    5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана. Барлык очраклар да элемтә нәтиҗәсендә.

    Казанда – 16, Чаллыда, Әтнә, Яшел Үзән районнарында - өчәр, Югары Ослан, Зәй, Лаеш, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.

    Татарстанда бөтен вакыт эчендә 5029 Covid-19 очрагы теркәлгән-, 3906 кеше сәламәтләнгән.

    Фото: «Татар-информ»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: