«Мәгариф» проекты кысаларында аларга 14 млн. сумнан артык кирәкле җиһазлар сатып алына.
Быел башкалабыз Казанда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ике мәктәп җиһазландырылган, дип яза «Татар-информ» МА.
Әлеге мәктәпләргә 14 млн. сумнан артык кирәкле җиһазлар сатып алынган. Шулай ук белем бирү учреждениеләрендә логопед, психолог һәм дефектолог кабинетлары тулысынча яңартылып, сенсор бүлмәләре, интерактив логопед өстәлләре, диагностик коррекция-үсеш комплекслары һәм уникаль җиһазлар барлыкка килгән.
Хезмәт остаханәләренә станоклар, тегү машиналары, үтүкләү системалары һәм җайлаштырылган савыт-саба сатып алынган.
Барлык кабинетлар да Smart интерактив комплектлары, ноутбуклар һәм төсле күп функцияле җайланмалар белән җиһазландырылган.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев