Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда тагын 19 гериатрия кабинеты ачыла

Әлеге кабинетларда табиблар «картлык астениясе» симптомы булган, начар ишеткән һәм күргән, хәтере чуала башлаган кешеләрне ачыклап, аларга медицина ярдәме тәкъдим итә.

Быел «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты буенча Татарстанда 19 яңа гериатрия кабинеты ачылачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.

Гериатрия кабинетын Кукмарада да ачу планлаштырыла. Кукмара районы үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев сүзләренә караганда, әлеге кабинет өчен поликлиниканың беренче катында урын билгеләнгән.

Гериатрия кабинетлары 65 яшьтән өлкәнрәкләргә ярдәм күрсәтү өчен булдырыла. Мондый ярдәмне 1400 якын өлкән яшьтәге кукмаралы алыр дип планлаштырыла.

Бер шәфкать туташы һәм табиб «гериатрия» белгечлеге буенча өстәмә укып кайттылар.

Әлеге кабинетларда табиблар «картлык астениясе» симптомы булган, начар ишеткән һәм күргән, хәтере чуала башлаган кешеләрне ачыклап, аларга медицина ярдәме тәкъдим итә.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk