Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Госалкогольинспекция

Чарлыда сатучылар өчен семинар үткәрелде

Бу чарада сәүдә өлкәсендәге, төгәлрәк әйткәндә, начар сыйфатлы товарлар сатылу һәм төрле очракларда бу мәсьәләне хәл итү юлларын табу белән бәйле сораулар каралды.

Чарлы авылында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны кабул итү үткәрелде. Шулай ук Чарлы авылындагы сәүдә нокталарының сатучылары өчен семинар уздырылды.

Бу чарада сәүдә өлкәсендәге, төгәлрәк әйткәндә, начар сыйфатлы товарлар сатылу һәм төрле очракларда бу мәсьәләне хәл итү юлларын табу белән бәйле сораулар каралды. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы 07.02.1992 елгы 2300-1 санлы Россия Федерациясе законы кагыйдәнамәләре, 19.01.1998 елгы 55 санлы Россия Хөкүмәте карары белән расланган аерым төрләрне сату кагыйдәләре буенча аңлатмалар бирелде. Мәгълүмати буклетлар өләшенде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk