Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда язгы кыр эшләре башланып китте

Быел язгы чәчүгә 7396 тонна орлык кирәк

Быел 15103 гектарда күпьеллык үләннәрне, 9244 гектарда уҗым культураларын тырмалау һәм өстәмә тукландыру бурычы тора. Язгы чәчү исә 51891 гектарда башкарылачак, шуның 33572 гектарында бөртекле культуралар игеләчәк. Язгы чәчүгә 7396 тонна орлык кирәк. Районда барлык хуҗалыкларда да чәчүлек материал яңартылып, югары сыйфатлы орлыклар сатып алынды. Хәзерге вакытта орлыкларны чистарту һәм җылыту эшләре бара. Районның кайбер хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланып китте: “Уңыш”, “Әсәнбаш-Агро” җәмгыятьләре – уҗым культураларын, Данил Һадиев крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “Урал” җәмгыяте күпьеллык үләннәрне тукландыру эшенә кереште, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Вәккасов.

фото: архив, Ризилә Корбанова/ "Хехмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X