Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукмарага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде (+Фоторепортаж)

Марат Әхмәтов вертолетта иген басуларының торышын караганнан соң, "Дружба" агрофирмасы территориясендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге рәисләре белән очрашты. -Быел явым-төшемнәрнең мул булуы күренеп тора: арышлар кеше биеклегендә булып үскән. Калган культуралар да мул уңыш вәгъдә итә. Агрофирмаларда да оешканлык сизелә. Сөт җитештерү буенча нәтиҗәле эшлисез, сезнең алда көнлек сөтне 200...

Марат Әхмәтов вертолетта иген басуларының торышын караганнан соң, "Дружба" агрофирмасы территориясендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге рәисләре белән очрашты.

-Быел явым-төшемнәрнең мул булуы күренеп тора: арышлар кеше биеклегендә булып үскән. Калган культуралар да мул уңыш вәгъдә итә. Агрофирмаларда да оешканлык сизелә. Сөт җитештерү буенча нәтиҗәле эшлисез, сезнең алда көнлек сөтне 200 тоннага җиткерү бурычы тора. Сөт бәясе безне канәгатьләндерерлек түгел, әлбәттә, сентябрь җитмичә, ул артмас та. Ләкин аңа карап без бу тармакка игътибарны киметергә тиеш түгел. Зур фермалар төзү чыгымнарның 20 процентын компенсацияләүгә юнәлдерелгән федераль программа сөтчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен зур стимул, - диде ул очрашуда.

Шулай ук шәхси хуҗалыкларда терлек асрау өчен шартлар булдыру, кызыксындыру чаралары күрү турында сөйләшендә. Сүз уңаеннан, районыбызда күпләп сыер тотучыларга 34 сөт саву аппараты бирелү турында да әйтеп кителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев