Реклама
Олы кешенең күңелен күтәрергә күп кирәкми, бер җылы сүз дә җитә шул...
Тукталышта автобус көткәндә эскәмиягә бер бабай килеп утырды. «Әбисе, кил әле, сиңа да урын бар бит», - ди бу. Павильон кырыеннан: «Юк, бабай, басып кына торам. Хәзер автобус килә инде», - дигән тавыш ишетелде. Шул арада янәшәдәге бер хатын-кыз сүзгә кушылды:
- Кадерләп кенә тота бугай сезне хатыныгыз. Бик яхшы саклангансыз.
- Ничә яшь бирәсең соң, йә, әйтеп кара әле?
- 70тән артык түгел.
- Берничә айдан 87 була инде миңа, кызым. И-и-и, канатлар куйдың бит әле!
Бабайның ничек куанганын белсәгез сез?! Автобуска кереп урнашуга ук сөенече белән уртаклашырга ашыкты ул. Мин үз тукталышымда төшеп калдым, ә алар, гөрләшә-гөрләшә, юлларын дәвам иттеләр. Әйе, олы кешенең күңелен күтәрергә күп кирәкми, бер җылы сүз дә җитә шул...
Алсу, Кукмара
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз