Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Вахит авылында гомер итүче Габделхаков Мөдәррис Габделфәрт улының туган көне!

09 октября 2019, 13:51

759

0

0

Вахит авылында гомер итүче якын кешебез Габделхаков Мөдәррис Габделфәрт улының 9 октябрьдә туган көне.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз, сине 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син – безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, сиңа озын гомер телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә! Без – балаларыңның, киленнәреңнең, оныкларыңның ихтирамын, кадер-хөрмәтен тоеп, игелекләрен күреп яшәвеңне телибез!

Бүген синең юбилеең, әти!
Алтмыш яшең – Ходай бүләге.
Син – салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.
Абынганда җайлап аңлатасың
Сабыр төбе алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, без – тармагы
Җиргә берегеп үскән имәннең.
Алтмыш яшь ул – ирләр өчен бары
Картлык чорының якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен:
Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.

Иң изге теләкләребезне җиткереп тормыш иптәшең Сания, балаларың Финәрис-Алсу, Илдәрис-Гүзәл, Ләйсән, оныкларың Аяз-Фәзилә.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X