Берничә ел элек бер ягы Манзарасныкы, икенче ягы шәһәрнеке булган Хәлфин урамына элемтәчеләр телефон кабеле үткәргәннәр иде. Әйбәт кенә булган урам юлыбыз шуннан соң начарланып калды. Хәзер юлдагы чокыр-чакырлар елдан-ел зурая, аларны төзекләндерү өчен зур суммалар да кирәк түгел, югыйсә. Узган ел күршедәге Гомәров урамын рәтләп куйдылар, безнекенә дә тәртип...
Берничә ел элек бер ягы Манзарасныкы, икенче ягы шәһәрнеке булган Хәлфин урамына элемтәчеләр телефон кабеле үткәргәннәр иде. Әйбәт кенә булган урам юлыбыз шуннан соң начарланып калды. Хәзер юлдагы чокыр-чакырлар елдан-ел зурая, аларны төзекләндерү өчен зур суммалар да кирәк түгел, югыйсә. Узган ел күршедәге Гомәров урамын рәтләп куйдылар, безнекенә дә тәртип керсә, яхшы булыр иде.
Сүз уңаеннан шуны да әйтәсе килә. Урамыбыздагы ут баганаларына авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Хәбибуллина тырышлыгы белән яңа лампочкалар куелды. Бу эшне оештырганы өчен урам халкы аңа рәхмәтләрен җиткерә.
Нет комментариев