Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Утырмага" теләп йөрибез

Моннан 2 ел элек туган төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым һәм мәдрәсәбезнең хөрмәтле мөгаллимәсе Рузилә абыстай белән берлектә уңган - булган апаларны җыеп, туплап, "утырма" оештырдылар. Шул көннән башлап һәр утырма бик кызыклы, тирән эчтәлекле, файдалы итеп үткәрелә. Рәдиф хәзрәтнең, Рузилә абыстайның вәгазьләре һәрберебезне "дөрес яшимме мин бу дөньяда"...

Моннан 2 ел элек туган төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым һәм мәдрәсәбезнең хөрмәтле мөгаллимәсе Рузилә абыстай белән берлектә уңган - булган апаларны җыеп, туплап, "утырма" оештырдылар. Шул көннән башлап һәр утырма бик кызыклы, тирән эчтәлекле, файдалы итеп үткәрелә. Рәдиф хәзрәтнең, Рузилә абыстайның вәгазьләре һәрберебезне "дөрес яшимме мин бу дөньяда" дип уйланырга мәҗбүр итә. Хаҗ турында караган фильмнар, хаҗияләрнең чыгышлары күпләрдә хаҗга бару теләген ныгытты.

"Утырма"ның исеме җисеменә туры килсен дип, кул эшләре башкарабыз: намазлыклар, энҗе-сәйләннәр тезеп, калфаклар чигәбез. Бу эштә физик мөмкинлекләре чикләнгән кызлар да булганлыкларын күрсәттеләр. Ә экскурсияләргә бара башласак, 34 кешелек автобуста урын җитми. Районыбыз предприятиеләрендә дә экскурсияләрдә булдык.

Соңгы сәяхәтебез Рамазан Юнысовның икмәк комбинатына иде. Баһадир гәүдәле, ачык йөзле Рамазан, чын хуҗаларча, безне капка төбенә чыгып каршы алды. Ул үзенең эшләгән эшләре турында горурланып сөйләде: 37 төрле ризык пешерәләр икән. Җете ак халатлар киеп, цехка кердек, андагы чисталыкка, тәртипкә таң калдык. Барлык эшләр автоматлаштырылган, капчык та күтәрәсе юк - кнопкага гына басасы. Рамазанның төп ярдәмчеләре - аның гаиләсе: уллары, сөекле хатыны һәм туганнары. Тылы нык Рамазанның, чөнки Аллаһ кушканча гомер итә ул.

Экскурсиябезне кунак бүлмәсендә тәмамладык. Анда безне хуҗабикә Хәлимә, Рамазанның сеңлесе Резидә ханымнар һәм киленнәре мул табын әзерләп каршы алдылар.

Рузилә абыстай Коръән укыды, изге теләкләребезне теләп таралыштык. Ә Рамазан безне чын татарча, үзебезчә капка төбенә кадәр озата чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев