Тат.Тулба башлангыч мәктәбендә мәрхәмәтлелек турында сөйләштеләр (фото)
Теткәләнә, туза бик тиз, Мишень бит безнең йөрәк. Тузмас иде, бер-беребезгә Булсак мәрхәмәтлерәк. Җирдә күпме кешеләргә Кирәк таяныч терәк. Мәрхәмәтебез белән без Булыйк мәһабәтлерәк. (Ф.Яруллин) Мәрхәмәтлелек - кешеләрдәге иң матур сыйфатларның берсе. Мәрхәмәтле кешеләр алар - киң күңелле, олы йөрәкле, һәрвакыт ярдәмчел, көнләшүне белмәүче изге кешеләр. Халкыбызда борынгыдан ук ятимнәргә,...
Теткәләнә, туза бик тиз,
Мишень бит безнең йөрәк.
Тузмас иде, бер-беребезгә
Булсак мәрхәмәтлерәк.
Җирдә күпме кешеләргә
Кирәк таяныч терәк.
Мәрхәмәтебез белән без
Булыйк мәһабәтлерәк. (Ф.Яруллин)
Мәрхәмәтлелек - кешеләрдәге иң матур сыйфатларның берсе. Мәрхәмәтле кешеләр алар - киң күңелле, олы йөрәкле, һәрвакыт ярдәмчел, көнләшүне белмәүче изге кешеләр.
Халкыбызда борынгыдан ук ятимнәргә, язмыш тарафыннан кимсетелгән кешеләргә карата бер гадәт яшәп килгән. Аларның хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр. Мондый кешеләргә карата мәрхәмәтле булганнар. Бүгенге авыр заманда мәрхәмәтле булу бигрәк тә кирәк. Ата-ана назын күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Үз балалары булып та картлар йортында, үз әти-әниләре булып та балалар йортында тәрбияләнүчеләр йөрәкне әрнетә.
Кешеләр! Без дә булдыра алганча изге эшләрдә катнашыйк, ятимнәргә ярдәм итик, әти-әниләргә, туганнарга, өлкәннәргә, иптәшләребезгә мәрхәмәтле булыйк.
Авыл башлангыч мәктәбендә укучыларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү; яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; Каюм Насыйриның "Китаб-әт-тәрбия" китабыннан тормыш кагыйдәләрен тыңлау, асылына төшенү; "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" башлануын әйтеп үтү, аның турында аңлату максатыннан башлангыч сыйныфлар белән "Бер- беребезгә мәрхәмәтле булыйк" дигән тәрбия сәгате үткәрелде.
Уяндыңмы, елмай!
Көнне башла шулай.
Елмай сәбәпсезгә,
Яхшы, әйбәт сүзгә!
Изгелекләр артыр,
Явызлыклар качыр
Һәрбер кылган эшең
Изге булсын, Кеше!
Гөлнара ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев