Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ташлы-Елга авылында сөлге җыю мизгелләре - фотоларда

Сөлге җыю татар халкының элек-электән килгән зур йоласы булып тора. Сөлге җыярга авылнын барлык бала-чагасы һәм өлкәнннәре катнашты. Гармунда брынгы һәм хәзерге көйләрне уйнап, төрле җырлар җырлап, авылның башыннан ахрына кадәр бик күңелле итеп, капка төпләрендә биеп, биетеп, чишмәләргә кереп су эчеп, фотоларга тоштек. Сөлге җыеп бетергәч, авылның нәкъ уртасында...

Сөлге җыю татар халкының элек-электән килгән зур йоласы булып тора. Сөлге җыярга авылнын барлык бала-чагасы һәм өлкәнннәре катнашты. Гармунда брынгы һәм хәзерге көйләрне уйнап, төрле җырлар җырлап, авылның башыннан ахрына кадәр бик күңелле итеп, капка төпләрендә биеп, биетеп, чишмәләргә кереп су эчеп, фотоларга тоштек.
Сөлге җыеп бетергәч, авылның нәкъ уртасында өстәлләр куеп, самоварлар кайнатып, барлык килгән балалар, өлкәннәр белән чәй эчтек. Өстәл дә мулдан иде: каймак, чәй токмачы, конфет, кайнатма, җиләк-җимеш һәм башкалар.
Балаларның бик күңеле булды. Алдагы елларда да һәркем исән-имин булып, еллар тыныч, игеннәр мул, маллар исән-сау, халык тигезлек белән озын гомер кичерсен, тагын шулай бәйрәмнәрне бергә-бергә уздырырга язсын.

Камилла Нургалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев