Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ташлар”га игътибарлы бул!

Бер акыл иясе, балалары үсеп буй җиткәч, үз янына чакырып алган да, игътибар белән тыңлауларын сораган. Өч литрлы банка алып, аңа вак ташлар тутырган да сорау биргән: "Савыт тулымы?" "Тулы " , - дигән җавап алган. Шуннан соң банкага борчак салган, бераз селкетеп алгач, борчак бушлыкларга кереп тулган. "Тулымы?" Әлбәттә,...

Бер акыл иясе, балалары үсеп буй җиткәч, үз янына чакырып алган да, игътибар белән тыңлауларын сораган. Өч литрлы банка алып, аңа вак ташлар тутырган да сорау биргән: "Савыт тулымы?" "Тулы " , - дигән җавап алган. Шуннан соң банкага борчак салган, бераз селкетеп алгач, борчак бушлыкларга кереп тулган. "Тулымы?" Әлбәттә, уңай җавап ишеткән. Алга таба ком салган, ком да савытта үз урынын алган. Шул ук сорау, шундый ук җавап. Соңгы эш итеп, ата кеше чокырдагы суны да салган. Ни дияргә дә белмәгән балалар сораулы күзләре белән аталарына караганнар.

- Бу савыт - сезнең тормышыгыз, - дип сүзен башлаган акыл иясе. - Ташлар - тормышыгыздагы иң мөһим - гаиләгез, дусларыгыз, сәламәтлек ягъни калганнары булмаган очракта да яшәешегезне камил итә торган нәрсәләр. Борчак - бары сезнең үзегезгә генә кагылышлы булганы - эшегез, шөгылегез, машинагыз, мәсәлән. Ә ком - тормыштагы вак-төяк. Әгәр савытны башта ком белән тутырсак, ташка, борчакка урын калмас иде. Чынбарлыкта да шулай: юк-бар белән вакытыгызны үткәрсәгез, иң мөһим нәрсәләргә вакыгыз да, гомерегез дә калмас. Вакытында гаилә корырга, балалар үстерергә, якыннарың, дусларың белән аралашып яшәргә яки ташларга күбрәк игътибар бирергә өйрәнегез. Тормыш ваклыкларына һәрвакыт вакыт табыла ул.

Шунда бер улы: "Ә су нигә кирәк булды соң?" - дип сораган.

-Ә-ә, - дип елмаеп караган карт. -Ул - безнең бераз гамьсезләнеп ял итеп алуыбыз. Бәйрәмнәрсез дә яшәү күңелсез бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев