Социаль ярдәм алу чараларын алу максаты белән республикабызның социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү өчен, анда үзегез барып тормыйча, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы - uslugi.tatarstan.ru аша тулысынча электрон юл белән гариза бирү һәм дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге бар. Гаризаларны түбәндәге төр дәүләт хезмәтләре билгеләүгә бирергә мөмкин: -балалары бакчага...
Социаль ярдәм алу чараларын алу максаты белән республикабызның социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итү өчен, анда үзегез барып тормыйча, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы - uslugi.tatarstan.ru аша тулысынча электрон юл белән гариза бирү һәм дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге бар. Гаризаларны түбәндәге төр дәүләт хезмәтләре билгеләүгә бирергә мөмкин:
-балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен төп компенсацияләү,
- балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен өстәмә компенсацияләү,
-балага ай саен бирелә торган пособие,
-пенсионерларга юл йөрү өчен ай саен бирелә торган акчалата түләү,
-күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә субсидия-ташламалар,
-күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга юл йөрү өчен субсидияләр,
- күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга дарулар өчен субсидияләр,
-инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә субсидия-ташламалар.
Социаль яклау органнарына тулысынча электрон юл белән мөрәҗәгать итү өчен сезгә кирәк булачак:
-компьютер,
-интернетка тоташу,
-Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында (ЕСИА) esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча стандарт исәп язуын теркәргә,
-"Шәхси кабинет" порталында теркәлергә.
Гариза биргәндә порталда өстәмә битләр буенча түбәндәге эшләрне үтәргә:
Электрон хезмәтләр: "Социаль яклау: пособиеләр түләүләр, субсидияләр, компенсацияләр, кабул итүгә язылу", Социаль яклау: "Пособие, субсидияләр, компенсацияләр билгеләүгә гариза бирү", алга таба өстәмә битне хезмәт күрсәтүләр буенча сайларга мөмкин.
Сезнең социаль яклау органнарына мөрәҗәгатегезнең нәтиҗәсе - сезнең гариза буенча чыгарылган карар шулай ук "Шәхси кабинет"ыгызга урнаштырыла.
Социаль яклау органнарына тулысынча электрон юл белән мөрәҗәгать итү вакытыгызны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм чиратларда торудан коткарачак.
Нет комментариев