Социаль пакетның дарулар өлешен генә булса да кире кайтарып булмыймы? (сорау-җавап)
Сорау: Мин картлык буенча хезмәт пенсиясе алам, II төркем инвалид үзем. Шунлыктан социаль пакетка хокукым бар. Үткән елда, гариза язып, 2017 ел өчен әлеге хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан идем. Әмма быел дарулар кирәк булып чыкты. Социаль пакетның дарулар өлешен генә булса да кире кайтарып булмыймы? Виталий МАТВЕЕВ, Кукмара Җавап: "Дәүләт...
Сорау: Мин картлык буенча хезмәт пенсиясе алам, II төркем инвалид үзем. Шунлыктан социаль пакетка хокукым бар. Үткән елда, гариза язып, 2017 ел өчен әлеге хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан идем. Әмма быел дарулар кирәк булып чыкты. Социаль пакетның дарулар өлешен генә булса да кире кайтарып булмыймы?
Виталий МАТВЕЕВ, Кукмара
Җавап: "Дәүләт социаль ярдәме турында"гы 17.07.1999 елгы 178нче Федераль закон нигезендә сез социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарта яки аны алуны яңарта аласыз. Моның өчен Пенсия фондына агымдагы елның 1 октябренә кадәр гариза бирергә кирәк. Мондый гариза бирелмәгән икән, элеккеге гаризагыз гамәлдә кала.
Сезнең очракка тукталсак, 2016 елда язган гаризагыз 2017 елның 1 гыйварыннан гамәлдә: сез социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата аласыз. Бушлай дарулар алу өчен, сезгә социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча яки дарулар өлешен алуны кайтару турында 1 октябрьгә кадәр гариза язарга кирәк. Шуннан соң сез 2018 елның 1 гыйнварыннан бушлай дарулар алу хокукыннан файдалана алачаксыз.
Кызганычка каршы, сезгә бу елда бушлай дарулар алу мөмкин түгел, чөнки үткән елда бирелгән гаризагыз агымдагы елның азагына, ягъни 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак. Шунлыктан уйлап эш итегез: социаль хезмәтләр җыелмасыннан акча хисабына баш тартканчы, дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез.
Зөһрә НӘБИЕВА, район Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев