Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шепшеңәрдә яшәүчеләрне ни борчый? (сорау-җавап)

Шепшеңәр авылында суны заманында Шамил Шакиров керттерде. Су зонасы тимер торбалар белән әйләндереп алынган иде. Әмма шушы көннәрдә тимер торбаларны трактор белән сүттерделәр. Хәзер инде авылыбыз сусыз калмасмы, су башнясын да сүтеп алмаслармы дип борчылабыз. "Хезмәт даны" газетасының "Сорау-җавап" рубрикасында авылыбыздагы балалар мәйданчыгының йозакка бикләнүе, буш торуы турында язма чыкты....

Шепшеңәр авылында суны заманында Шамил Шакиров керттерде. Су зонасы тимер торбалар белән әйләндереп алынган иде. Әмма шушы көннәрдә тимер торбаларны трактор белән сүттерделәр. Хәзер инде авылыбыз сусыз калмасмы, су башнясын да сүтеп алмаслармы дип борчылабыз.
"Хезмәт даны" газетасының "Сорау-җавап" рубрикасында авылыбыздагы балалар мәйданчыгының йозакка бикләнүе, буш торуы турында язма чыкты. Авыл җирлеге башлыгы мәйданчыкның ачылачагын да вәгъдә иткән иде. Әмма ул сүздә генә калды.
Авыл хатыны
Әлеге хатка Ятмас Дусай авыл җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллинадан түбәндәге җавап алынды.
-СанПин таләпләре буенча барлык су объектлары киртәләп алынырга тиеш. Шепшеңәр авылында элеккеге елларда башняны әйләндереп алган иске торбалар җыеп алынды. Алар урынына яңа материаллар туплап, "Промстрой" ширкәте көче белән үзара салым акчасына эш башкарылачак.
Балалар мәйданчыгы ясау өчен авылда урын билгеләнде. Аны башлангыч мәктәп коллективы белән берлектә эшләп куячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев