Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагынабыз сине, Резидә

Илдар Юзеевның "Таныш моңнар" поэмасын безнең буын кешеләре бигрәк тә яратты. Күңелләрдә уелып калган: "Резидәкәй, зәңгәр күлмәгеңне кайсы елгаларда чайкадың?" дигән җыр сүзләре, көе, моңы кемне генә әсир итмәгәндер. Нәкъ шул чорда авылда Резидәләр күп туды да инде. Шуларның берсе Балыклы авылында Зиннур абый белән Нурзидә апа гаиләсендә җитен чәчәгедәй...

Илдар Юзеевның "Таныш моңнар" поэмасын безнең буын кешеләре бигрәк тә яратты. Күңелләрдә уелып калган: "Резидәкәй, зәңгәр күлмәгеңне кайсы елгаларда чайкадың?" дигән җыр сүзләре, көе, моңы кемне генә әсир итмәгәндер. Нәкъ шул чорда авылда Резидәләр күп туды да инде. Шуларның берсе Балыклы авылында Зиннур абый белән Нурзидә апа гаиләсендә җитен чәчәгедәй зәңгәр күзле, кояш кебек балкып торган ак йөзле, зифа буйлы Резидәбез иде. Ул дөньядагы иң гуманлы һөнәрне сайлады - шәфкать туташы булып эшләде. Олыяз авыл җирлегендә дөньяга аваз салган күпме нәниләр аның йомшак куллары аша үткәндер. Барлык кешеләргә ягымлы, ихлас күңелдән яратып карый торган Резидәне һәр көн диярлек искә алам. Медпункт яныннан үткәндә яки хезмәттәшләре Мөнирә, Рәмзия белән очрашканда гына да түгел. Резидә минем әнием Бибисабирага да күп медицина ярдәме күрсәтте. Аның: "Рәсимә апа, әниегез янына гел төшәсе килеп тора, бик яхшы әби ул", - дигән сүзләре генә дә ни тора. Яше 90нан узып киткән карчык кеше турында мондый сүзләрне, белмим, кем генә әйтә алыр иде икән?! Дөрес, әнине тәрбияләгәндә Рәмзия белән Мөнирә дә бик булыштылар, күп хезмәт куйдылар. Алар белән күрешкәндә Резидәне еш искә алабыз. Бик яратып, сагынып сөйлиләр алар да.

Шәхси тормышында күп авырлыклар күрде ул. Беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен югалтты. Берничә ир туганы арасында бердәнбер кыз иде. Туганнары тормыш корып, аерып яши башлагач, төп йортны алып бару, еш авырып торучы әнисе Нурзидәне карау һәм озак еллар хуҗалыкта җаваплы урыннарда эшләгән Зиннур абыйны тәрбияләп соңгы юлга озату авырлыгы да күбесенчә Резидә җилкәсендә булды.

Иртә китте Резидә тормыштан. Яшисе дә яшисе иде бит. Шунысы бераз тынычландыра, шул кыска гына гомерендә күпме яхшылыклар, изгелекләр эшләп, үзеннән соң якты эз, матур хатирәләр калдырды.

Язмам аның рухына дога булып барсын иде.

Рәсимә СӘЛАХОВА, Олыяз авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев