Район газетасы ветераны Рәшит Минегалиев: “Заман белән бергә атладык”
Быел 87 яшен тутырган район газетасын чыгаруга минем дә кырык еллык хезмәтем керде. Газетаның элеккеге еллардагы төпләнмәләрен карап утырганда хәйран каласың: кемнәр белән генә очрашылмаган да, нәрсәләр турында гына язылмаган. Кемнәр бар иде дә, кемнәр юк инде. Район өчен тырышып, булсын дип, намус белән эшләгән фидакарьләрнең күбесенең инде исемнәрен дә...
Быел 87 яшен тутырган район газетасын чыгаруга минем дә кырык еллык хезмәтем керде. Газетаның элеккеге еллардагы төпләнмәләрен карап утырганда хәйран каласың: кемнәр белән генә очрашылмаган да, нәрсәләр турында гына язылмаган. Кемнәр бар иде дә, кемнәр юк инде. Район өчен тырышып, булсын дип, намус белән эшләгән фидакарьләрнең күбесенең инде исемнәрен дә онытып барабыз. Бер уйлаганда, бүген газетаның саргайган төпләнмәләре алар турындагы якты хатирәләрне күңелдә яңартучы бердәнбер чыганактыр да әле.
Район газетасы илдәге вакыйгалар, үзгәрешләр белән бер аяктан атлап барды. Кызганыч, бу үзгәрешләрнең кайберләре без көткән уңай нәтиҗәләрне бирмәде. Бигрәк тә туксанынчы елларда редакция коллективына газетаны вакытында укучыларга җиткереп бару өчен зур тырышлык куярга туры килде. Ул чакта редакцияләр нигездә үз көннәрен үзләре күрделәр. Газетаны бастыру өчен кәгазьне күп тапкырлар Түбән Новгород, Киров өлкәләренә, Казанга барып алып кайтырга туры килде. Хәтта берничә тапкыр газета чыгару өзелер дәрәҗәгә җиткәч, Кукмара азык комбинатыннан кәгазь алып тордык.
Үзебезнең типография генә өлгерми башлагач, берничә ел газетаны күрше Вятка Аланы типографиясендә бастырдык.
Мондый кыенлыклар бер бездә генә түгел, башка районнарда да бар иде. Инде кайбер газеталарны ябалар, берләштерәләр икән дигән сүзләр дә ишетелде.
Нәкъ менә шундый авыр вакытта Татарстан җитәкчелеге район газеталары язмышын үз кулына алды. 2007 елда "Татмедиа" массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан Республикасы агентлыгы оешты. Татарстанның барлык район газеталары, республикакүләм чыга торган газета-журналлар бер түбә астына тупланды. Бу чараның уңай үзгәрешләре дә тиз күренде. Беренче чиратта редакцияләрнең матди-техник базасы яңартылды: заманча компьютерлар, башка җиһазлар алынды. Газеталар үзәкләштерелгән тәртиптә- Казанда басылып кайта башлады. Хезмәткәрләрнең дә эш шартлары сизелерлек яхшырды. Журналистларның квалификациясен, осталыкларын арттыру максатында семинарлар, конкурслар үткәрү практикага керде. Боларның барысы да район газеталарының сыйфатын күтәрергә этәргеч бирде.
"Татмедиа" Рәсәйдә шундый принципта оешкан беренче мәгълүмат агентлыгы иде. Аның эшчәнлеген хәзер башка өлкәләрдә дә зур кызыксыну белән өйрәнәләр.
Рәшит Минегалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев