Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пычак авылында балаларның җәйге ялы күңелле һәм файдалы үтте (фото)

Рәхәт тә соң җәй көннәре! Кояш белән бергә торып, мәктәпкә йөгерәсе юк, ятасың иркәләнеп йомшак юрган астында. Җәен әле аның йокысы да тизрәк туя. Югыйсә кыш буе хыялланасың: Эх, җәй генә җитсен, туйганчы бер йоклар идем, дисең. Инде укулар бетеп, күпмедер вакыт узуга ук, көнеңне, сәгатеңне йокыга гына әрәм итәсең...

Рәхәт тә соң җәй көннәре! Кояш белән бергә торып, мәктәпкә йөгерәсе юк, ятасың иркәләнеп йомшак юрган астында. Җәен әле аның йокысы да тизрәк туя. Югыйсә кыш буе хыялланасың: Эх, җәй генә җитсен, туйганчы бер йоклар идем, дисең. Инде укулар бетеп, күпмедер вакыт узуга ук, көнеңне, сәгатеңне йокыга гына әрәм итәсең килми башлый. Күңел гел каядыр җилкенеп, ашкынып тора. Кунакка кайткан малай-кызлар белән жыелышып балыкларга йөрисең, җиләк җыясын, уйныйсың. Безнен Пычак авылы бик матур җиргә урнашкан. Җәйге ялыбызны тагын да күңеллерәк, файдалырак итеп үткәрергә клуб мөдире Фирдәүсә апабыз да бик теләп кушыла. Клубыбызда көн саен төрледән-төрле чаралар үткәрелә: "Башваткыч, "Иң матур рәсем ясаучы", "Тапкырларның тапкыры", "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", "Тамчы шоу" һәм башка күп кенә уеннар үткәрде, китаплар да укыдык. Пычак, Өлге авылларындагы чишмәгә экскурсиягә, походларга да барып, аның тарихы белән таныштык, табигать кочагында уеннар уйнап, ашап-эчеп ял итеп кенә өйгә кайттык. Ә иң истә калганы - Сабантуй булды. Барлык уеннарда катнашып, бер-беребезнең көчен сынаштык, бүләкләр кистек, чәйләр эчтек. Барыбыз да шат булдык. Бик зур рәхмәт, сезгә, яраткан Фирдәүсә апабыз, күнелле ял иттек сезнең белэн!!! Без сезне бик яратабыз. Менә шулай бик рәхәт, бик истәлекле һәм бик тә файдалы үтте минем җәйге ялым. Ял да иттем, өйдэ дә булыштым, үземә яңа шөгыльләр дә таптым. Бер дә сагынмам кебек тоелса да, мәктәбемне, китап-дәфтәрләремне дә сагындым әле.

Кәрим Кашапов, Пычак авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев