Поч.Кучук авылында яшәүче Равил абый Кәримовның хәтере шаккатмалы
Хәтер һәркемдә төрлечә була. Берәүләр "Иртән ни ашаганымны оныттым инде" дисә, икенчеләр күп еллар элек булган хәлләрне дә истә тота. Поч.Кучук авылында яшәүче Равил абый Кәримов - шундыйларның берсе: өлкән яшьтә булса да, хәтеренең яхшы булуы белән шаккатыра. Кайбер вакыйгалар турында ул көнен-сәгатен әйтеп сөйли ала. Инде күптән дөнья куйган...
-Әле дә күз алдымда:1950 ел җәе быелгы кебек салкын, яңгырлы булды. Игеннәр күкрәккә кадәр биек булып үсте, - дип хатирәләргә бирелде ул. - Кул көче белән уру иде ул чакта. Берничә көлтәдән өелгән сосланнардагы бөртекләр, һава дымлы булганлыктан, бүртеп-үреп утырды. Көлтәләрне аерым урында, асларына ут ягып киптерергә туры килде. Аннары чабагач белән дә, ат белән әйләндерелә торган молотилка белән дә суктылар. Ә көз бик әйбәт килде. Кыш исә гаҗәпкә калдырды: Африкадагы ком бураннары безгәчә килеп җитте. Ком хәтта авызга кереп, тешләр арасында шыгырдады, ә кар өсте коңгырт кызыл иде. Бу хакта халыкка хәбәр ителгәнлектән, куркуга бирелмәдек. 1971 елгы урак өсте игенчеләр өчен чираттагы сынау булды: 14 августта җиргә кырау төште, нәтиҗәдә бодай кибеп җитә алмады. 1978 елның җәе дә яңгырлы булды, кышы илле градуска кадәр салкыннары белән куырды. Ул елны бакчалардагы җимеш агачлары өшеде.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев