Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нишләдек без, туганнар?

Туганнар арасында килеп чыгучы низаглар, аңлашылмаучанлыклар хакында Казанның "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хайруллин менә ниләр сөйләде: -Пәйгамбәребез с.г.в. бик күп хәдисләрендә туганлык турында сөйли. Туганнарны дуслаштыру максаты белән хәтта алдарга ярый. 3 очракта алдау мөмкин. Шуларның берсе - ике туган арасында бозылган мөнәсәбәтләрне торгызу. Бер туган икенчесе турында җылы...

Туганнар арасында килеп чыгучы низаглар, аңлашылмаучанлыклар хакында Казанның "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хайруллин менә ниләр сөйләде:

-Пәйгамбәребез с.г.в. бик күп хәдисләрендә туганлык турында сөйли. Туганнарны дуслаштыру максаты белән хәтта алдарга ярый. 3 очракта алдау мөмкин. Шуларның берсе - ике туган арасында бозылган мөнәсәбәтләрне торгызу. Бер туган икенчесе турында җылы сүз зйтәмәсә дә, аларны дуслаштыру өчен "Ул сине мактаган иде, авыр сүз әйтүенә үкенә" дип сөйләү гөнаһ булмас.

Туганың аралашырга теләмәгән очракта да син алар белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш ! Бер-береңнән зыян эзләмичә Аллаһ юлыннан барырга кирәк. "Иң элек үзеңдә гаеп тап" дип язылган Коръәндә. Туганнарның тату булуларын телим.

Әдилә ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев