Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әллә язмыш, әллә ялгыш...

3 сентябрь киче. Күк йөзен каракучкыл болытлар каплап алган, ялт-йолт килеп яшен яшьни. Күзгә бармак белән төртсәң дә берни күренми торган караңгылыктан бар күңелне шомлылык биләп ала. Чү, тукта, Кукмарадан Мамадыш ягына таба баручы юл читенә нишләп шулкадәр машина тезелде икән, ЮХИДИ инспекторлары, коткаручылар да күренә түгелме соң? Машинада талгын...

3 сентябрь киче. Күк йөзен каракучкыл болытлар каплап алган, ялт-йолт килеп яшен яшьни. Күзгә бармак белән төртсәң дә берни күренми торган караңгылыктан бар күңелне шомлылык биләп ала. Чү, тукта, Кукмарадан Мамадыш ягына таба баручы юл читенә нишләп шулкадәр машина тезелде икән, ЮХИДИ инспекторлары, коткаручылар да күренә түгелме соң? Машинада талгын гына тибрәлеп, йокымсырап барган җирдән карашлар тәрәзәгә төбәлде. Ул тирәдә кайнашучыларның: "Кызыл Октябрь авылы тирәсендә коточкыч юл фаҗигасе: җиңел автомобиль комбайн ургычына бәрелгән", - дигән сүзләреннән тәннәр эсселе-суыклы булып китте. Кешеләре генә исән була күрсен... Кызганыч, тормышта һәрнәрсә без дигәнчә генә түгел шул. Һәлакәттә шоферның алынган тән җәрәхәтләреннән урында ук гомере өзелгән, пассажиры исә ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә җибәрелгән.

Бәлага юлыгучыларның Үрәсбаш мәктәбендә бергә укыган Түбән Үрәс авылы кызы һәм аның ире булуын белгәч, күңелгә аеруча авыр булды. Әле кайчан гына күрешкәч, мин бик бәхетле, ирем шундый әйбәт, ике улым үсеп килә, дип, үзенең сөенече белән уртаклашкан иде бит ул! Эх, язмыш, язмыш...

Язманы тулысы белән "Хезмәт даны" газетасыннан укырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев