Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кунакчыл бал кортлары

(әтием сөйләгәннәрдән) Кем әйтеп, каян ишеткәнне хәтерләмим, тик бал кортларын суырсаң, бал чыгуына дустым Мансур белән чын күңелдән ышана идек. Безнең әле кечкенә чак: алты-җиде яшьләр тирәсе булгандыр. Дустым белән уйнап йөрибез шулай, бу миңа: "Бал ашыйсы килә, әйдә, болынга барыйк әле", - ди. Мин шатланып аңа иярдем. Иярмичә соң,...

(әтием сөйләгәннәрдән)

Кем әйтеп, каян ишеткәнне хәтерләмим, тик бал кортларын суырсаң, бал чыгуына дустым Мансур белән чын күңелдән ышана идек.

Безнең әле кечкенә чак: алты-җиде яшьләр тирәсе булгандыр. Дустым белән уйнап йөрибез шулай, бу миңа: "Бал ашыйсы килә, әйдә, болынга барыйк әле", - ди. Мин шатланып аңа иярдем. Иярмичә соң, болай да тамак ягы чамалы, туйганчы ашаган да юк. Рәхәтләнеп сыйланасыны күз алдына китереп, болынга элдерттек.

Авыл белән болын арасы ерак түгел, "ә" дигәнче барып та җиттек. Ә анда... меңләгән чәчәк, чәчәк саен бал корты: тырыша-тырыша кышка азык туплыйлар. Мин кайсы баштан, ничек тотынырга дип торганда, дустым кыюрак булып чыкты, бер бал кортын эләктереп тә алды. Күз ачып йомганчы, суырырга дип, иреннәренә дә тидерде. Шулвакыт... җир тетри дип торам! Акырып елап җибәрде теге. Эшнең нидә икәнлеге миңа да барып җитте. Тизрәк авыл ягына борылдык. Җылый-җылый Мансур чаба, аның артыннан әлсерәп мин. Бал кортлары әллә үзләрен эштән бүлгәнне ошатмадылар, әллә берсе ялгыш үзе килеп бәрелдеме... Мансурның күзен дә корт чакты. Шулай, хәлдән таеп кайтып җиттек авылга. Берникадәр вакыттан соң батыр дустымның иреннәре ике бәлеш салырлык булып, болай да кысыграк күзләре бөтенләй йомылып, чукчаларны хәтерләтә иде...

Гөлия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев