Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күкшелдә яшәүче бертуган Баязитовлар матурлык тудыралар (фото)

Авыл урамнарыннан узганда күз үзеннән-үзе тәрәзә йөзлекләренә төшә. Ниндиләре генә юк аларның, һәрберсе үзенчәлекле матур бизәкләр белән бизәлгән. Капкалар, коймалар да яңа бизәлеш алган. Бу матурлыкны кемнәр тудыра икән, дигән уйлар мине Зөлфәт Баязитовлар хуҗалыгына алып килде. Останың беренче бизәкләре үз йортыннан башлана, диләр. Капка, коймалар, өй, ишегаллары зәвык белән...

Авыл урамнарыннан узганда күз үзеннән-үзе тәрәзә йөзлекләренә төшә. Ниндиләре генә юк аларның, һәрберсе үзенчәлекле матур бизәкләр белән бизәлгән. Капкалар, коймалар да яңа бизәлеш алган. Бу матурлыкны кемнәр тудыра икән, дигән уйлар мине Зөлфәт Баязитовлар хуҗалыгына алып килде. Останың беренче бизәкләре үз йортыннан башлана, диләр. Капка, коймалар, өй, ишегаллары зәвык белән эшләнгән. Ишегалдында "пальмалар" үсеп утыра, чәчәкләр арасында "аккошлар", ишегалды түренә бик матур сыерчык оясы эленгән, каралтыларга аллы-гөлле "күбәләкләр" кунган...

Зөлфәттән калайдан бизәк ясау эшенә ничек кереп китүе белән кызыксындым.

- Барысы да мәктәптә укыганда башланды, - ди ул. Егет тәгәрмәчтән аккошлар, лимонад шешәләреннән агачлар ясап, бакчаларына куя. Бу матурлыкны күргән кешеләр үзләренә дә ясап бирүне сорыйлар. Бу эш белән берара шөгыльләнгәннән соң, үз өйләренең тәрәзәләренә калай кисеп, йөзлекләр ясап карарга уйлый.

Зөлфәт башта үзе ясаган станокта эшләсә, соңрак исә яңаны сатып ала. Үзенә остаханә ачып җибәрә. Бизәкләрне күп вакыт үзе уйлап таба, һәрберсен үзе кисеп эшли, штамповкалар кулланмый. Еш кына заказ бирүчеләргә үзенең киңәшләрен дә бирә, нинди төсләрне сайларга, кайсы өйгә күбрәк нинди формада бизәкләр туры килүен күрсәтә.

Бу шөгыль "йогышлы" булып чыга. Озакламый абыйсына энесе Нуршат та кушыла. Уйнап башлаган эш зур үсеш ала. Калайдан тәрәзә йөзлекләре, капка-койма бизәкләре, почта тартмаларына өстәп, тимер мич, бакчага атынчык ясап куйганнар.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Лилия Әхмәтгалиева, Күкшел авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев