Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исән булса, шушы көннәрдә Рим Ибраһим улы Зарипов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән булыр иде

Социалистик Хезмәт Герое, берничә орден һәм медальләр кавалеры, Татарстанның халык депутаты, КПССның XXVII, XXVIII, ВЛКСМның XV съезды делегаты, Кукмара районы КПСС райкомының беренче секретаре, халык депутатларының район Советы рәисе, КПСС өлкә комитетының авыл хуҗалыгы буенча секретаре. Болар барысы да бер кеше - танылган шәхес Рим Ибраһим улы Зарипов турында. Исән...

Социалистик Хезмәт Герое, берничә орден һәм медальләр кавалеры, Татарстанның халык депутаты, КПССның XXVII, XXVIII, ВЛКСМның XV съезды делегаты, Кукмара районы КПСС райкомының беренче секретаре, халык депутатларының район Советы рәисе, КПСС өлкә комитетының авыл хуҗалыгы буенча секретаре. Болар барысы да бер кеше - танылган шәхес Рим Ибраһим улы Зарипов турында. Исән булса, шушы көннәрдә ул 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән булыр иде. Әмма үзе китсә дә, башкарган эшләре, игелекле гамәлләре халык күңеленә кереп калды. Шуңа кукмаралылар хаклы рәвештә аны үзләренең герое итеп саный, район тарихындагы күп вакыйгаларны, "Зарипов вакытындагы" дип, аның исеме белән бәйләп искә ала.

Рим Зарипов район җитәкчесе булганда күпләр хәтеренә таләпчән, кырыс җитәкче буларак кереп калган. Җитәкче шундый булырга тиеш тә. Бу сыйфатлардан башка районның күпкырлы хуҗалык итү һәм икътисадый проблемаларын ничек хәл итәргә мөмкин? Ә алар аз булмый: торак мәсьәләсе, юллар, социаль объектлар төзү, авылларны табигый газ белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгында җитештерүне арттыру...Ул эшләгән 10 ел эчендә районда дистәләгән биш катлы йортлар, мәдәният йортлары, мәктәпләр төзелә, утызлап күпер салына, 400 чакрым юллар асфальт белән түшәлә. Районның һәр тармагында эшләр тоткарлыксыз барсын өчен электр энергиясе челтәрен өр-яңадан корырга туры килә, авылларны газлаштыру да республикада иң кызу темплар белән бара.

Язма тулысы белән "Хезмәт даны" газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев