"Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиин белән әңгәмә.
- Хәзрәт, ни өчен исемеңне алыштырдың? Элек "Илнар" идең, хәзер "Нурулла"? Ни өчен исемне алыштыралар?
- Исемнәрнең төрлесе була. Беренче төр исемнәр хәрам, аларны кушарга ярамый. Бу мәҗүси, ягъни башка диннән кергән, башка диннең тәңреләре белән бәйле исемнәр: Марс (Рим мифологиясендә...
"Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиин белән әңгәмә.
- Хәзрәт, ни өчен исемеңне алыштырдың? Элек "Илнар" идең, хәзер "Нурулла"? Ни өчен исемне алыштыралар?
- Исемнәрнең төрлесе була. Беренче төр исемнәр хәрам, аларны кушарга ярамый. Бу мәҗүси, ягъни башка диннән кергән, башка диннең тәңреләре белән бәйле исемнәр: Марс (Рим мифологиясендә сугыш тәңресе), Диана (борынгы Римда ай һәм ау тәңресенең исеме), Венера (борынгы Рим мифологиясендә яз тәңресе) һ.б.
- Боларны ата-ана ничек белергә тиеш?
- Мулладан сорарга була. Интернеттан карасын. Анда язылган. Мәгънәләре начар булган исемнәрне балага кушарга ярамый. Начар язмыш булырга мөмкин.
Авыр мәгънәле исемнәр бар. Шул исемгә "Илнар" да керә. "Нар" - ут дигән сүз "ил уты" яки син ут булып янасың, яки кемнедер яндырасың. Үзең янсаң да. Кешене яндырсаң да ул инде яхшы хәл түгел. Нуруллага алыштырдым, ягъни Аллаһның нуры. Нур инде ул ут түгел.
- Кем исем кушты?
- Олы кеше шаһитлар алдында үзенең яңа исемен әйтсә, исем куштыру мәҗбүри түгел.
- "Нурулла" исеменең файдасын сизәсеңме?
- Сизәм. Иң мөһиме Аллаһы Тәгалә риза булырлык исем булсын. "Илнар" исеме элек-электән мине борчып килә иде. Алыштырырга кыймый гына идем.
- Рифат Зарипов улына "Ислам" дип кушкач, ризасызлыгыңны белдергән идең, ә башка мулла бу исемне кушкан. Бу очракта нишләргә?
- Бу өлкәдә белеме саерак муллалар бар. Исемнең нәрсә аңлатканын белеп бетермиләр. Муллаларның үз фикерләре дә бар. Мин үз фикеремне дәлилләргә таянып әйтергә тырышам. Кайбер муллалар ул дәлилләрне кабул итмәскә мөмкин. Әгәр дә мулла кушкан икән бу очракта кеше үзе карый. "Ислам" дигән исемне кеше авыр дип кабул итсә, бу очракта ул аны алыштыра ала. Кеше үзе хәл итә. Кайсы мулла кешенең күңеленә якын килә ул шуңа ышана бит. Шуның киңәшләре белән яшәргә тырыша. Бу - нормаль күренеш. Табибларның да төрлесе була, берсе, операция ясарга кирәк, дисә, исенчесе, кирәк түгел, дарулар белән дәваларбыз, ди.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев