Халык мөгаллиме
Сугыш елы балаларының нинди авырлыклар кичерүе хакында көндәлек матбугатта күп языла. Безнең буынга да шул чорда белем алырга туры килде. 1939 елда беренче сыйныфка 28 бала кердек. Бер өй аркылы гына орынып торган күршебез - Закирә белән икебез генә урта мәктәпне тәмамлый алдык. Бөтен районга 13 кеше генә аттестат алды...
Сугыш елы балаларының нинди авырлыклар кичерүе хакында көндәлек матбугатта күп языла. Безнең буынга да шул чорда белем алырга туры килде. 1939 елда беренче сыйныфка 28 бала кердек. Бер өй аркылы гына орынып торган күршебез - Закирә белән икебез генә урта мәктәпне тәмамлый алдык. Бөтен районга 13 кеше генә аттестат алды ул елны, барыбыз да диярлек укытучылар булып киттек. Ул вакыттагы укуның авырлыклары... Камышлы болыныннан ярым чи торф алып кайтып яктылар. Зәп-зәңгәр истән башлар авыртты. Кара савытында каралар катты. Хәзерге шариклы ручкалар юк иде. Тәнәфестә укытучылар бердәнбер җылы урын - укытучылар бүлмәсенә китсәләр, без чабышып, төрле уеннар уйнап җылындык.
Россия Федерациясенең "Халык мәгарифе отличнигы" исемен йөртүче Закирә Гыйбадуллина тирән белемле тарих фәне укытучысы, укучыларның яраткан остазы булды. Кем әйтмешли, укучылар аның күзенә генә карап тордылар. Чөнки ул, чын мәгънәсендә, көчле рухлы шәхес. Үз балаларын да көчле рухлы итеп тәрбияләде. Без эшли башлаганда Кукмара 1нче мәктәбендә тәртип шактый какшаган иде. Шаян малайлар комсомол җыелышыннан мәктәпнең икенче катындагы тәрәзәдән төшеп качалар иде. Әмма Закирә апалары сыйныфындагы балалар түгел. Ата-аналар: "Балабызны, зинһар, Закирә Бариевна классына бирегез", - дип ялындылар. Аның сыйныфында бер укучы да милициядә исәптә тормады. Аны укучылар хәзер дә исләрендә тоталар, юллары төшкәндә кереп хәлен белмичә китмиләр. Шуның өчен мин язманы "халык мөгаллиме" дип исемләдем. Ул бу исемгә лаек. Ни өчендер "Халык артисты" дигән мактаулы исем бар, ә "Халык мөгаллиме" дигән исем юк. Укытучы хезмәте дә артистларныкы белән бик тә аваздаш бит. Бәйрәмнәр оештыру, гомумән, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү укытучыларның икенче профессиясе булып тора бит.
Закирә Гыйбадуллинаның тормыш иптәше Хәмидулла 31 ел нефтебаза директоры булып эшләде. Кызлары - Кукмара район үзәк дәваханәсенең баш табибы урынбасары Рима һәм уллары - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рамил дә әти-әниләренең яшәү рәвешен үзләренә өлге итеп алдылар. Бу гаилә районыбыз тормышында лаеклы урын били.
Рафак ЯКУПОВ, Манзарас авылы
фото: http://www.muravlenko.com/novosti/vse-novosti/page/425/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев