Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хаҗ турында

Татарстан Диния Нәзарәте һәм Сәламәтлек саклау министры хаҗга баручыларның сәламәтлеген кайгыртып йөрүче табибларга зур җаваплылык йөкли. Быел хаҗ кылучыларның саны 2 меңнән артып китте. Әлеге сәфәрдә булган 11 табиб тәүлек буе аларның сәламәтлеге сагында булдылар. Мәккә шәһәре безне үзенең 48 градус эсселекләре белән каршы алды. Изге җиргә аяк басучыларның 80...

Татарстан Диния Нәзарәте һәм Сәламәтлек саклау министры хаҗга баручыларның сәламәтлеген кайгыртып йөрүче табибларга зур җаваплылык йөкли. Быел хаҗ кылучыларның саны 2 меңнән артып китте. Әлеге сәфәрдә булган 11 табиб тәүлек буе аларның сәламәтлеге сагында булдылар.

Мәккә шәһәре безне үзенең 48 градус эсселекләре белән каршы алды. Изге җиргә аяк басучыларның 80 проценты - уртача 60-70 яшьтәгеләр. Шуңа да табибларга аларны эссе сугудан, тән тиресе пешүдән кисәтеп тору бурычы куелды.

Хаҗ кылучылар Мәккә кунакханәсендә 5-6 кешелек бүлмәләргә урнаштырылды. Көнгә ике тапкыр җылы ризык ашарга, көн дәвамында чәй, каһвә эчәргә мөмкинлек тудырылды.

Юлчылар арасында тын юллары, терәк-хәрәкәт системасы, эндокрин, бүлеп чыгару органнарының, йөрәк һәм кан тамырлары системасының хроник авырулары белән интегүчеләр бар иде. Без, табиблар, әлеге авыруларның чирләре көчәюне, төрле инфекцияләр йоктыруны, тире авырулары булдырмау өчен профилактик чаралар үткәрдек. Кайберләренә вакытында ярдәм итү максатыннан, Согуд Гарәбстаны госпиталенә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде.

Сәфәребез 35 көнгә сузылды. Безгә, табибларга, җиңелдән булмады. Шулай да, авырлыкларга карамастан, тапшырылган изге эшне башкарып чыга алдык: инфекция йоктыру мөмкинлеге зур булса да, чирләүчеләр булмады, профилактик чаралар да уңай нәтиҗә бирде. Төркемебездәге тәҗрибәле табиблар хроник авыруларның көчәеп китүен кисәтә алдылар.

Тагын шуны әйтеп үтәргә кирәк: хаҗ кылучылар белән баручы табибларны сайлау бик катгый рәвештә бара. Сайлау вакытында табибның яше, тәҗрибәсе, дини карашлары, сәламәтлеге исәпкә алына, четерекле хәлләрдән чыгу юлларын таба белү сәләтенә дә игътибар бирелә. Изге сәфәрдә булучылар арасында оештырылган сораштырулардан күренгәнчә, табибларның эшчәнлеге югары бәяләнгән. Бу сәфәрдә башкалабыз табиблары, Кукмара шәһәре җитәкчеләре һәм мөхтәсибәтенең ярдәме зур булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев