Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер солдат язмышы

Моннан берничә ел элек, дөресрәге, 2013 елның көзендә, газетабызда Словакиядә яшәүче Бурса Станодан килгән бер хат басылган иде. Аның эчтәлеге түбәндәгечә:

"Без Кукмара районы кешесе, хәрби очучы, кече лейтенант Иван Иванович Попонинның тормышына кагылышлы мәгълүматлар белән кызыксынабыз. Ул 1922 елда туа, 1941 елда армиягә алына. Попонин 227 ШАД, 525 ШАП составында ИЛ-2 самолеты очучысы була, 1944 елның 8 ноябрендә хәбәрсез югала. Аның әтисе Иван Трофимович Кукмарада яшәгән.

Мин Словакиядә эзләнү эшләре алып барам. 1944-45 елларда сугышкан совет очучыларын эзләү белән шөгыльләнәм. Архив мәгълүматлары буенча, ул 1944 елның 8 ноябрендә хәбәрсез югалган. Бу көнне ИЛ-2 Словакиянең Михаловце шәһәре тирәсендә бәреп төшерелә. Бер документтан күренгәнчә, дүрт очучының өчесе һәлак булган, ә берсе- Иван Попонин исән калган.

Безнең Иван Попонинның тормышы хакында беләсебез килә. Ул өенә исән-имин кайттымы икән? Әгәр дә кайткан булса, сугышчан дуслары белән төшкән фотосурәтләр дә сакланадыр. Әгәр Иван Попонин хакында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, Словакиягә җибәрә алмассызмы икән? Сезгә алдан ук рәхмәт сүзләре белән Бурса Стано".

Иван Попонинның кем икәнен ачыклап, кызганычка каршы, инде аның безнең арабызда булмавын хәбәр итеп, Бурса Станога җавап юлладык. Ни өчендер Станодан башка хат килмәде. Быел март аенда янә элемтәгә чыгып караган идек, аңа да җавап булмады.

Бу турыда тулырак язма белән "Хезмәт даны" газетасының 4 август саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев