Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыру күршебез чит ил клиникасыннан кайта алмый

Кемнең кем икәне кайгы килгәч ачыклана. Авыр чакта ташлап киткән туганнар да аз түгел. Ә кайчак бер белмәгән кешеләр ярдәм итәргә атлыгып тора. Диләрә Мускаевага исә күршеләре кулдан кил­гәнчә булышырга тырыша. Ярдәм сорап алар "Ватаным Татарстан"га мөрәҗәгать иттеләр. "Диләрә әнисенең бердәнбер баласы. Күршебез аны ялгызы гына үстерде. Һәрвакыт кояштай елмаеп...

Кемнең кем икәне кайгы килгәч ачыклана. Авыр чакта ташлап киткән туганнар да аз түгел. Ә кайчак бер белмәгән кешеләр ярдәм итәргә атлыгып тора. Диләрә Мускаевага исә күршеләре кулдан кил­гәнчә булышырга тырыша. Ярдәм сорап алар "Ватаным Татарстан"га мөрәҗәгать иттеләр.

"Диләрә әнисенең бердәнбер баласы. Күршебез аны ялгызы гына үстерде. Һәрвакыт кояштай елмаеп торучы, хәлләрне сораучы Диләрәнең көтмәгәндә авырып китүе барыбызны да пошаманга салды. Баштарак алар үзләре дә авыруларын кешегә сиздермәскә тырышты. Шунлыктан вакыт узган саен, авыру азган иде инде", - ди күршесе Алсу Ибраһимова.

Диләрәнең күкрәгендә яман шеш табалар. Авыру баш мие, үпкәләргә дә күчәргә өлгергән инде. Диләрә дәваланыр өчен барлык булган акчасын тотып бетергән, машинасын да саткан. Тик безнең табибларның гына көче җитми - чит илгә барырга кирәк. Андагылар Диләрәнең яшәренә өмет барлыгын әйтеп, үзләренә чакырган. Шуннан соң Диләрә әнисе белән чит илгә юл тота. Инде табиблар эшне зурга сузмыйча операция ясап баш миендәге метастазларны алганнар. Үпкәсенә җыелган суны да суыртканнар.

"Диләрә химия курслары да ала башлады. Әмма дәвалану өчен бик күп акча кирәк. Мускаевалар гаиләсе фатирларын да сатуга куйган. Әмма киләчәктә аларга яшәргә дә урын кирәк булачак бит. Операцияләрдән соң кеше фатирында яшәп булмас. Шуңа күрә игелекле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык", - ди Алсу.

Әлегә тиешле акчаны түлә­мичә алар чит ил клиникасыннан кайта алмый икән. "Күршеләр җые­лышып акча җибәрдек. Әм­ма без җыйган сумма гына җитми. Миллионнар кирәк. Үз гаиләсен корырга өлгермәгән, чәчәктәй гүзәл кыз баланың тормышын саклар өчен бергәләп тотынсак иде",- ди Алсу.

Ярдәм кулы сузарга теләү­челәр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Получатель:
Мускаева Фарида Гумаровна
Банк получателя:
ПАО "Татфондбанк" 420111,
Казань, ул. Чернышевского, 43/2
Кор. счет: 30101810100000000815
в отделение НБ
Республики Татарстан
ИНН: 1653016914
БИК: 049205815
КПП: 165501001
Номер счета: 40817810600420002005

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев