Алганчы, документын карагыз!
Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән - Башкортостан, Оренбург, Саратов, Киров, Марий Элдан терлекләр алып кайтып сату итү белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте. Тик менә күп очракта ветеринария таләпләрен тупас бозалар. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Эшмәкәр ветеринар теркәү таныклыгы...
Терлекне алып кайткач, эшмәкәр аны бер ай ветеринария табибы күзәтүе астында карантинда тотарга бурычлы. Бернинди чир табылмаса, дүртенче ветеринария белешмәсе бирелә һәм инде ул сатуга яраклы була. Шуңа күрә мал сатып алганда аңа ветеринария белешмәләрен сорагыз. Югыйсә, аларны алып кайткан көндә үк сатуга чыгаралар. Һәм терлекләр ике-өч атна үткәч, авырый башларга мөмкин. Тиешле тикшерү үтмәгән маллар белән лейкоз, туберкулез, түләмә (сибирская язва), лептоспироз, микроспория (стригущий лишай), нодулярный дерматит кебек йогышлы авырулар ияреп кайтуы бар. Сатып алынган терлек авырып үлеп, башка йорт хайваннарына чирне йоктыргач, соң булуы бар. Шуңа күрә мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен тиешле таләпләрне үтәргә, сатып алучыларга уяурак булырга кирәк.
Илгизәр ГАРИПОВ, баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев